Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары буенча территориаль бүлеге һава тискәре температуралары сезоны якынлашу сәбәпле автотранспорт хуҗаларына автомобиль йөртүче һәм аның пассажирлары өчен куркынычсыз булырга тиешле пыяла юдыргыч сыеклыкны сайлауга игътибар белән карарга тәкъдим итә. Сатып алган вакытта сыеклыкныңисенә игтибар итегез. Кышкы пыяла юдыргыч сыеклыкларны өслек-актив матдәләр (ПАВ), ароматизаторлар һәм буягычлар кушылган спирт эремәләреннән җитештереләр.
Заманча пыяла юдыручы сыеклыкларда изопропил спирты, пропиленгликоль, этиленгликоль кулланалар. Изопропил спиртын пыяла юдыртучы сыеклыклар җитештергәндә куллану рөхсәт ителә. Ул ацетонны хәтерләткән кискен искә ия, әмма бу спирт кеше өчен агулы түгел.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спирт нигезендә пыяла юдыручы сыеклыкларда азык-төлек булмаган спирт һәм азык максатлары өчен яраксыз.
Намуссыз җитештерүчеләр пыяла чистарткычларда метил спирты кулланалар.
Метил спирты (метанол) - югары токсик матдә, органолептик үзенчәлекләр буенча этил спиртыннан аерылмый диярлек һәм көнкүрештә кулланылган очракта, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Метил спирты (метанол) - нерв һәм кан тамырлары системаларына, күрү нервларына, күзләрнең челтәрчаткасына юнәлтелгән көчле кумулятив агу.
Метанолның кабат озак йогынтысы баш әйләнеше, йөрәк һәм бавыр өлкәсендәге авыртулар тудыра, үсү, вегетосан тамырлары дистониясе, күрү начараюга, ашказаны-эчәк тракты органнары авырулары, югары сулыш юллары, дерматитларга китерә.
Кабул иткәндә кеше өчен метанолның үлем дозасы 30 граммга тигез, әмма 5-10 грамм белән агулану сукыраюга да китерергә мөмкин.
Россия Федерациясе Баш дәүләт табибының 2007 елның 11 июлендәге 47 номерлы карары нигезендә, метил спиртын автотранспортны карау чараларында куллану, шулай ук халыкка метанол булган чараларны сату тыела.