Буалыларны бишенче Бөтенроссия хокукый диктантында катнашырга чакырабыз

2021 елның 10 декабре, җомга

Россия юристлары ассоциациясе Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантына старт бирде. Тестлаштыруда бушлай РФ юридиктанты сайтында катнашырга мөмкин. Диктант 3-12 декабрьдә онлайн-режимда узачак.

Быел диктант беренче тапкыр инглиз, кытай һәм португал телләренә күчереләчәк. Моннан тыш, катнашучыларга тестның база һәм профессиональ вариантлары да ачык. Шулай ук танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видео-сораулар барлыкка килде. Диктант 14 яшьтән алып гражданнарга исәпләнгән һәм 40 сораудан тора, аларга 60 минут эчендә җавап бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International