Бүген Буада авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Видади Мәхмудов истәлегенә волейбол буенча турнир башланды.
Видади Гомбатович спортчылар һәм җанатарлар хәтерендә һәрчак зур ихтыяр көче һәм югары профессиональлек үрнәге булып калачак. Ул чирек гасыр дәвамында «Уңыш» җәмгыятен җитәкли, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Авыл волейбол комитеты рәисе, республиканың атказанган физик культура хезмәткәре булып тора. Горурлана алырлык кеше.
«Бүгенге турнир ярышу гына түгел, ә аралашу, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек өчен менә дигән мөмкинлек. Сез матур һәм мавыктыргыч волейбол күрсәтерсез дип ышанам. Командаларга уңышлар һәм иң көчлесе җиңсен!» - дип сәламләде турнирда катнашучыларны һәм кунакларны Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов.
Турнирны уздыру мәйданчыгы «Импульс» һәм «Яшьлек» спорт комплексында булды. Турнирда республиканың төрле районнарыннан 25 команда катнаша. Ярышларга нәтиҗәләр якшәмбе көнне ясалачак.