Декабрь – шундый матур бер могҗизалы чор инде ул. Балалар гына түгел өлкәннәр дә Яңа елдан тылсым һәм теләкләрнең чынга ашуын көтә. Ә балалар теләген үтәү изге эш. Аеруча да социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шатландыру. Безнең районда 18 шундый гаилә теркәлгән. Ул гаиләләрдә 39 бала тәрбияләнә. Алар да Яңа ел бәйрәмен көтә, тик кайчакта аларга теләкләрен күңел почмагына яшерергә туры килә.
- Быел бу гаиләләрдә яшәүче бер генә бала да бүләксез калырга тиеш түгел. Ә юмарт Кыш бабай ролендә без үзебез булачакбыз. Һәрбер баланың теләге чынга ашарга тиеш, - диеп чыгыш ясады бүген оешма, предприятие, индивидуаль эшмәкәрләр алдында район башлыгы Ранис Камартдинов.
Һәм бүген аның инициативасы буенча “ Теләкләр чыршысы” бизәлде. Күпләрнең әлеге акциягә кушылуы шатлыклы күренеш.
- Мин ышанам, безнең бу изге эшебез әлеге гаиләләр өчен нур булып, күңелләрен җылытыр, кәефләрен күтәрер. Изге эштә актив катнашуыгызны сорыйм. Балаларга бүләк кенә түгел, үз-үзләренә ышаныч та бүләк итик! Әйдәгез, бергәләп, бердәм булып, Яңа 2022 елны изге гамәлләрдән башлыйк!, - диде Ранис Рафисович.
Әлеге акция кысаларында һәркем ярдәмгә мохтаҗ балаларга шатлык, бәхет һәм мәхәббәт бүләк итү мөмкинлегенә ия.