Буаның «АБВГДЕЙка» балалар бакчасы балалары экологик бәйрәм оештырдылар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең актуальлеге һәм әһәмияте педагоглар һәм ата-аналар алдында торган төп бурычларның берсе. Яшь экологлар-мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның дуслары "Сәламәтлек сере" спектаклен күрсәттеләр. Балалар бакчасы өченче ел Экомәктәп/Яшел флаг Халыкара программада.

Бәйрәмдә кунаклар- "Зөя буйлары" дәүләт табигать тыюлыгы белгече Ильина А.И. "Мин һәм Кызыл китап" республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләренә һәм призерларына грамоталар тапшырды.

Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Гиматдинова Л. Н., Калимуллина Ф. А. балалар бакчасына тантаналы рәвештә Татарстан Республикасында файдаланылган батарейкаларны җыю акциясендә актив катнашканнары өчен икенче Экофлаг һәм экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хатын  бирделәр һәм бәйрәмдә катнашучыларга уеннар- китаплар бүләк иттеләр.

Мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсендә балаларда экологик культура нигезләре салына, коммуникатив күнекмәләр һәм бер-беребез белән хезмәттәшлек итә белү үсә. "Халыклар дуслыгы" биюе дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылуда барыбызны да берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International