Яңа елга гирляндасы- яңа ел бизәге куркынычсыз һәм күп кенә таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Туклану
Челтәрдән. Күп гирляндалар розеткалар аша эшли. Бу бераз уңайсыз, әмма улёщрвакыт кабынган килеш булачак.
Батарейкаларда яки аккумуляторларда эшләүчеләр. Мобиль вариант. Мондый гирлянда белән хәтта урманда да чыршыны бизәргә була. Гирлянда утлары дәвамлылыгы-аккумулятор җитештерүчедән һәм егәрлегеннән тора.
Элктрчыбыгы
Яңа ел гирляндаларында өч төр элктрчыбыгы куллана.
Силикон: Алар -50 градуска кадәр түзә, алар белән йортны тышкы яктан бизәргә була.
ПВХ. Интерьер бизәргә яхшы. Бюджетлырак һәм -20 градус салкынга түзә. Өй экстерьерын да бизәп була.
Каучук. -40 градус салкынга каралган, тышкы иллюминация өчен кулланыла.
Гирлянда озынлыгы
Чыршыны җеп гирляндасы белән бизисез икән, ул Яңа ел агачыннан өч тапкыр озынрак булырга тиеш. Ишегалдын бизәү өчен гирлянданы 10 м дан озынракны алыгыз.
Куркынычсызлык
Барлык гирляндалар да чыршыларга туры килми. Гирляндада "чыршы өчен түгел" дип күрсәтелсә, димәк, ул сертификация узмаган. Аның янгын куркынычсызлыгын беркем дә тикшермәгән. Гирлянданың егәрлеге-65 Ватт. Лампочканың көчәнеше-26 Вольттан да артык түгел.
Эксплуатация кагыйдәләре: бәлане ничек булдырмаска