Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече велотренажер кулланып өйдә индивидуаль дәвалау-профилактик дәрес үткәрде. Проектның төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен актив озын гомер һәм сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру.
Дәрестә хезмәткәр велотренажерның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде, шулай ук аны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Социаль хезмәт алучы мондый шөгыльләр белән өйдән чыкмыйча, мускулларны, йөрәк - кан тамырлары һәм сулыш системасын ныгытырга, физик көчне һәм чыдамлыкны үстерергә, ә иң мөһиме-безнең карамакны шулай борчый торган тез буынын ныгытырга мөмкин икәнлеген белде. Моннан тыш, дәресләр күтәренке кәеф һәм рух күтәренкелеге бүләк итә, игътибарны, хәтерне, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта.
Социаль хезмәтләр алучысы бүләк иткән шатлык, игътибар һәм өлкәннәргә игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде