Буа муниципаль районында “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе дәвам итә һәм аңа битараф булмаган кешеләр кушыла. Иске Суыксу авылы кызы Әһлиева Венера Мөнир кызы ( хәзер Казанда яши) әлеге акциягә кушылып, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә балалар өчен диваннар һәм кәрәзле телефон бүләк итте. Яңа телефонга ия яшүсмернең хыялын тормышка ашырды. Венера Мөнир кызына Буа муниципаль районында яшәүче балаларга игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәбез.