Мөмкин булмаган нәрсә юк: "Теләкләр чыршысы" кадерле хыялларны үти

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

 

Буа электр челтәрләре "Сетевая компания" АҖ филиалы директоры Айрат Сәмигуллин Буа районының Борган авыл җирлеге укучысының хыялын  тормышка ашырды. Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Камартдинов оештырган "Теләкләр чыршысы"ннан конвертны   Айрат Сәмигуллин декабрьдә алды. Хат иясе Антон Добрецов 6 нчы сыйныфта укый һәм барыннан да бигрәк малай чаңгыда шуарга ярата икән..

"Ел буе үземне яхшы тоттым һәм синең миңа чаңгы бүләк итүеңне бик телим. Мин алар турында бик күптәннән хыялланам", - дип язган ул үзенең Кыш Бабайга язган хатында.

Антонны әнисе белән Буа электр челтәрләренә чакырдылар,  предприятие буенча экскурсия оештырдылар һәм егет үзен чын энергетик итеп хис итә алды.

"Теләкләр чыршысы" - ул барыбызны да могҗизаларга ышанырга мәҗбүр итә торган искиткеч акция! Сине якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, батыр һәм максатчан малай бул", - диде Айрат Сәмигуллин һәм Антон Добрецовка, аның сеңлесенә, энесенә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International