Бүген, 20 декабрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында торак урын сатып алуга социаль түләү бирү турында дәүләт торак сертификаты тапшырылды.
Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Сергей Тимряковка дәүләт торак сертификаты тапшырды. Шатлыклы мизгелне ул үз гаиләсе белән бүлеште.
Ленар Рафикович билгеләп үткәнчә, сертификат алу - яңа яхшы тормышка таба адым, күңелле мәшәкатьләр һәм бәхетле мизгелләр белән тулы вакыт, гаиләгә шатлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде ул.