Тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Химәтбану Гаяз кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Тыл хезмәтчәне Хәмидуллина Химәтбану Гаяз кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дуслары, туганнары, якыннары аны өлкән яшьтә генә түгел, тормыш зирәклеге, бай тәҗрибәсе  өчен дә хөрмәт итәләр. Бу көнне бәйрәм уңаеннан аның янына Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов килде.

90 яшь тулган көнендә бәйрәм хуҗасы  кунакларын яхшы кәеф белән каршы алды. Химәтбану гаяз кызы  өлешенә тормышта  авырлыклар һәм югалтулар күп туры килгән. Аның бөтен гомере хезмәттә һәм  өй мәшәкатьләрендә үткән. Озак еллар буе ул Буа мотор  заводында төрле эштә хезмәт куйган.

Тыл ветераны юбилее көнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Ранис Камартдиновның котлауларын алды.

-һәрвакыт шундый нур чәчәеп торган, бәхетле һәм ачык йөзле, мөләем булып калыгыз.Озак еллар сәламәтлектә яшәгез. Россия Федерациясе Президентыннан һәм бездән иң җылы котлауларны кабул итегез, - диде Ранис Рафисович.

Буа районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең юбилее белән котлау күпьеллык матур традиция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International