Ел саен, елның иң кыска көннәреннән берсе-22 декабрьдә, энергетиклар һөнәри бәйрәм белән котлаулар кабул итә.
Бүген Буа районы энергетиклары Энергетиклар көненә багышланган традицион бәйрәм чарасында катнаштылар. Коллективны "Сетевая компания" АҖнең Буа электр челтәрләре филиалы директоры Айрат Сәмигуллин сәламләде, бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов булды.
- Энергетика комплексы хаклы рәвештә икътисадның төп, стратегик мөһим тармакларының берсе булып санала. Көндәлек хезмәтегез белән, сез район территориясендә ышанычлы һәм өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүгә, тармак үсешенә өлеш кертәсез, - дип ассызыклады ул һәм район энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, "Сетевая компания" ААҖ филиалы "Буа электр челтәрләре" нең алдынгы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.
«Сетевая компания» ААҖ филиалында Буа электр челтәрләре һөнәри бәйрәмгә багышланган бәйрәм чаралары ел саен үткәрелә. Зур һәм тату коллективы котлаулар кабул итә, ветераннарны хөрмәтли һәм узып баручы елга йомгак ясый.
Һөнәри бәйрәмегез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән!