Визит чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнаштылар.
Бүгенге көннән башлап Татар Буасы халкы заманча ФАПка квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу Буа муниципаль районында 17 нче модульле фельдшер-акушерлык пункты. Әлеге медицина пунктын ачу-халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру юлында тагын бер адым. «ПМК №5» ҖЧҖ төзелеш компаниясе барлык кирәкле эш күләмен сыйфатлы һәм төгәл итеп, вакытында башкарды.
ФАП ачылу – авыл тормышында зур роль уйный торган вакыйга, дип һич арттырмыйча әйтергә була. Хәзерге вакытта Татар Буасы авылында 661 кеше яши, шуларның 132се-18 яшькә кадәрге балалар, бу саннар авыл халкының җирле фельдшерлык ярдәменә мохтаҗлыгы турында сөйли. Яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.
“Яңа ФАП авыл халкының сәламәтлеген саклауга һәм аны ныгыту буенча профилактик чаралар үткәрүгә ярдәм итсен", - диде үз чыгышында Ранис Камартдинов.
Фәнис Исхаков та авыл халкына уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Тантанадан соң кунаклар яңа объектны карадылар, медицина хезмәткәре белән аралаштылар.