Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. 3 берәмлек техника ачкычларын тантаналы төстә район башлыгы Ранис Камартдинов та алды.
Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.
Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы каршындагы мәйданда узды, анда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, профильле министрлыклар вәкилләре катнашты.
69 берәмлек коммуналь техника ачкычлары 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырылды.
Буа муниципаль районына 3 берәмлек техника бирелде. Шул исәптән ПУМ МТЗ 82.1, «Амкодор» 333В фронталь төягече 333В.
Барлык машиналарда да ГЛОНАСС системасы урнаштырылган.