Буада яңа ел бәйрәм программалары старт алды. Округ балаларын «Студентлар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә җыйды. Шикәр заводы паркында күңелле уеннар һәм конкурслар белән әкияти программа узды. Салкын һава торышына карамастан, бәйрәмдә кунаклар күп булды. Балалар һәм өлкәннәр әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар һәм Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр көттеләр.
Территориаль иҗтимагый үзидарәсендә Яңа ел программаларын үткәрү графигы
«Питомник» ТИҮ, үткәрү датасы — 26.12.2021ел., 14:00сәг.; уздыру урыны—Жореса,112 йорт ишегалдында;
«Заводской» ТИҮ, үткәрү датасы — 26.12.2021ел., 16:00сәг.; уздыру урыны — Төзелеш, 27 йорт ишегалдында;
«Мелиоратор» ТИҮ, үткәрү датасы — 26.12.2021ел., 17:00сәг.; уздыру урыны — Арефьева, 19 йорт ишегалды;
«Кленовый» ТИҮ, үткәрү датасы — 26.12.2021ел., 18:15сәг.; уздыру урыны —Б.Хмельниций 40 һәм 37 йорт ишегалдында.