Кулдан ясалган пиротехника эшләнмәләрен кулланмагыз!
Пиротехник эшләнмәләр сатып алганда, игътибарлы булыгыз, рус телендәге яраклылык сертификаты, инструкция, яраклылык срогын тикшерегез.
Үзегезгә таныш булмаган эшләнмәләр алудан инструкция яки квалификацияле консультация булмаса, аннан баш тарту яхшырак.
Пиротехник эшләнмәләрне сайлап, аларның тышкы кыяфәтләренә игътибар итегез. Ачыктан-ачык кимчелекләре: таушалган, дымланган, ярыклар һәм башка зарарланулары булган эшләнмәләрне кулланырга ярамый.
Пиротехник эшләнмәләр сатып алып, сез аларга кергән янучан матдәләрнең һәм дары януның куркынычларын истә тотарга тиешсез. Алар белән саксыз эш иткәндә яки дөрес сакланмаганда, алар бик җиңел янып китә һәм янгынга китерергә яки имгәнүгә мөмкин.
Теләсә нинди пиротехник эшләнмәләр белән эшләүгә керешкәндә, аларның инструкцияләре белән иң игътибарлы рәвештә танышыгыз һәм күрсәтелгән иминлек зоналарына аеруча игътибар итегез.
Пиротехниканы фальсификацияләүнең төп билгеләре түбәндәгеләр:
Төргәктә юк: исеме, куркыныч турында кисәтүе һәм мәгълүмат, эшләүче эшләнмә тирәсендә куркыныч зона ераклыгы, яраклылык вакыты, саклау шартлары һәм утильләштерү ысуллары, җитештерүченең реквизитлары.
Эшләнмәләргә һәм сертификатта күрсәтелгән исем яисә җитештерүче туры килми.
Сертификатның күчермәсе сертификат биргән органның имзасы һәм оригиналь мөһере белән яисә нотариус яисә сертификат хуҗасы тарафыннан таныкланмаган;
"Өстәмә мәгълүмат" сертификаты графасында куркыныч классы юк.
Эшләнмәгә туры килү билгесен сертификацияләү органы коды сертификат номерында код белән туры килми.