Буа муниципаль районының «Гармония» үзәгенең социаль эш белгече «Кар десанты» акциясен оештырды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Шәхси секторда яшәүче олы яшьтәге  күп кенә гражданнар кар көртләрен “җиңә алмый”. Ә инде мул кар яуганнан соң, аларга өйдән чыгуы авыр була.  Шуңа бәйле рәвештә Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече ялгыз яшәүче пенсионерларда кар чистарту буенча “Кар десант” акциясе оештырды. Акциягә Буа медицина училищесы студент-волонтерлары җәлеп ителде

Волонтерлар, көрәкләр белән коралланып, бердәм рәвештә ишек алларында җыелган карны көрәделәр, сарайларга һәм базларга бару, шулай ук йортлардан чыгу юллар чистарттылар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез.

Башкарылган эшләрдән соң яшьләр пенсионерлардан игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Ишегалларны кардан чистарту акциясе һичшиксез дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International