28 декабрьдә 15:30да Күл Черкене авылында бәйрәм Яңа ел тамашасы узачак!
Сезнең өчен спорт мәйданчыклары, шугалак, күргәзмәләр, өстәл уеннары, кышкы стартлар эшләячәк, һәркем учакта әзерләнгән сарык итен һәм чын пылау татып карый алачак! Программада шулай ук бәйрәм концерты һәм башкалар!
16:00 сәгатьтә Яңа ел тамашасы Буа шәһәренең Үзәк паркында дәвам итәчәк!
Программада: Яңа ел флэшмобы, бәйрәм концерты, әкият персонажлары һәм һәркайсына бүләккә бик яхшы кәеф!
Мәйданчыкларда иң тәмле шашлык һәм кайнар чәй белән сәүдә рәтләре дә эшләячәк.
Яңа ел каникулларына бергә уздырабыз! Килегез!