Ранис Камартдинов Искәндәр Шәңгәрәевнең "Теләкләр чыршысы " акциясендә хыялын чынга ашырды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

"Теләкләр чыршысы " федераль акциясе кысасында илнең һәр кешесе бала хыялын тормышка ашырырга мөмкин.

Искәндәр Шәңгәрәев апалары Наилә белән Алинәдән хат язу мөмкинлеге турында ишетте. Кызлар үз теләкләрен язгач, кече энеләрен чакырдылар. Үзенең хатында малай хыялы белән уртаклашты - яңа елга планшет алу.

Бәхетле очраклылык буенча нәкъ менә аның теләге Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновка барып иреште.

Бүген Ранис Рафисович Искәндәрнең хыялын тормышка ашырды. Ул, планшет белән бергә, татлы бүләкләр дә алып килде, Искәндәр һәм аның апалары  белән аралашты.

Балаларны әбиләре белән бабалары тәрбияли. Тормыш шартлары аркасында балалар 2011 елдан бирле алар опекасында.

Кызлар - спортчылар. Баскетбол секцияләрендә шөгыльләнәләр, иҗади конкурсларда катнашалар һәм җиңүле урыннар яулыйлар. Алар район җитәкчелегенә игътибары һәм бүләкләре, райондагы теләсә нинди спорт төрләре һәм юнәлешләр белән шөгыльләнү  мөмкинлекләре булдырылган өчен рәхмәт белдерделәр.

Искәндәр элегрәк актив спорт белән шөгыльләнгән, хәзер  сәламәтлеге аркасында табиблар аңа  аз хәрәкәтле спорт белән шөгылҗләнергә тәкъдим итә. "Бераз соңрак бассейнга йөри башларга телим. Миңа рөхсәт итәрләр дип ышанам”, - диде Искәндәр.

Очрашу азагында Ранис Рафис улы балаларга уңышлар, сәламәтлек, спорт белән шөгыльләнүләрен һәм үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карауларын, барлык эшләрдә һәм башлангычларда югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International