Буа районы, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы арасында өч яклы килешү имзаланды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракцияләренең өч дәрәҗәдәге депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.

Әлеге килешү җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнарны һәм башка норматив-хокукый актларны гамәлгә ашыру буенча уртак эш алып баруны тәэмин итәчәк, шулай ук район халкының икътисадый, социаль, мәдәни һәм башка мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү буенча төрле дәрәҗәдәге депутатларның конструктив, нәтиҗәле эшен алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International