Укуда, спортта һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән балалар өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Яңа ел алды көннәре – бүләкләр, могҗизалар, шатлыклы һәм сихри вакыт. Буа районыннан 100 укучы бүген Буа драма театрына чакырылды, район башлыгы Ранис Камартдиновтан бүләкләр тапшырылды.

Аеруча уңышка ирешкән балалар бүләкләрне Ранис Рафисович кулыннан алдылар. Район башлыгы балаларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр.

Яңа ел бәйрәме белән шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин да котлады.

 Кичә Яңа ел әкиятен карау белән  дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International