“Яңа ел белән, ветеран” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бүләкләр тапшырдылар

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

 «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау матур гадәткә әйләнде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның барысы да "Бердәм Россия» партиясе депутатларыннан яңа ел күчтәнәчләре алачак. Буа районында алар 13 кеше генә калды.

Бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллинда булдылар.

Рәүф Ибраһим улы  гыйнварның беренче көннәрендә үзенең 102 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк. Ул кунакларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде, аерым алганда, Ранис Рафис улының,  район җитәкчелегенең ярдәмен билгеләп үтте һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.

"Сәламәтлек, барысыннан  да кадерлерәк!", - ди ветеран.

Шулай ук бүләкләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин да  ветеранга шәхсән  үзе тапшырды.

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов якынлашып килүче Яңа ел белән Михаил Дмитриевич Панцыревны котлады. Тыныч күк йөзе, батырлыгы өчен рәхмәт белдереп, Ленар Рафикович ветеранга озак еллар котлау һәм рәхмәт сүзләрен  кабул итүен теләде.

Ветераннарның күзләрендәге шатлык шушындый акцияләр уздыруга  тагын бер этәргеч. Безгә Ватаныбызга тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр турында истә тоту бик мөһим. Һәм алар исән чакта ветераннарга тагын бер кат рәхмәт әйтергә, аларга игътибар, кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International