Эшмәкәрләргә ярдәм: Ранис Камартдинов Гомәровлар гаиләсенә яңа ел бүләге ясады

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Без Буа шәһәрендә оекбашлар җитештерүне ачкан әниле- уллы Илсөяр һәм Илназ Гомәровлар турында язган идек инде. Гаилә ике станок өчен бина җиһазландырды һәм буш вакытта алар районда булмаган бизнес төре белән шөгыльләнә башлады. Хәзер Гомәровлар көненә 50-60 пар оекбаш җитештерәләр. Аларны җирле базарда саталар һәм интернет-кибетләргә чыгаралар.

 

Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов та инициатив һәм булдыклы гаилә белән таныштылар. Визиты вакытында ул бүлмәләрдә салкынлык сизде. Ә станокларны кабызып, караусыз калдырырга ярамый.

"Чираттагы оекбашлар партиясе бәйләнгәндә, мин алдагысын үтүклим. Монда озак эшләү чыннан да кыен. Ләкин без юлын таптык - күршеләрдән җылыткыч сорадык һәм әшләгәндә янәшәмә куям ", - дип сөйләде хуҗабикә.

Ранис Камартдинов гаиләгә уңышлар һәм җитештерүне арттыруны теләде.

 

Ә шушы көннәрдә генә гаиләгә белгечләр килде.

«Электрүткәргечне тикшерделәр һәм өстәмә рәвештә яңаларын суздылар, розеткалар куеп, җитештерү цехына мичләрне урнаштырдылар. Мондый Яңа ел бүләге өчен Ранис Рафис улына зур рәхмәт! Бу безнең өчен бик зур ярдәм. Хәзер без монда көн буе җылыда һәм уңайлы шартларда   эшли алабыз”, - ди Гомәровлар гаиләсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International