Яңа елга озак калмады, димәк, нәкъ менә Яңа ел чыршысын сайлау турында уйланырга кирәк булган вакыт.
Иң мөһиме - нинди чыршы сайларга: табигый яки ясалманымы. Теге һәм бу очракта да үз плюслары һәм минуслары бар. Мәсәлән, натураль чыршы өйдә кабатланмас ылыслы хуш ис тарата, ләкин андый гүзәл озак яшәми - иң күбе ике-өч атна, ә аннары коела башлый. Ясалма чыршы озаграк сөендерә, ләкин аннан тышкы матурлыктан башка файда да юк.
Иң яхшы агачны ничек сайларга?
Каян сатып алырга?
Кайчан алырга?
Иң яхшысы декабрь аеның егерменче числосында чыршы артыннан бару. Иртәрәк сатып алынган бәйрәм гүзәле яңа ел бәйрәмнәре беткәнче коела.
Нинди агачны сайларга?
Тигез, юан кәүсәле чыршыны сайлагыз. Нечкә кәүсәле агач озак басып тормый.
Ботаклары сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр ботаклар коры булса һәм тиз сынсалар - чыршыны алмаска кирәк
Чыршыны ничек өйгә алып кайтарга?
Ясалма чыршыны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Сыйфаты
Ботаклар ышанычлы беркетелгән булырга тиеш, ботакларында ылыслар шулай ук нык торырга тиеш.
Ветки должны быть надёжно закреплены, хвоя на ветках также должна крепко держаться. Слегка потяните за хвоинки, они не должны отрываться. Проведите по ветке ладонью против роста хвоинок, сожмите веточку в ладони, при этом качественные хвоинки быстро примут первоначальную форму, и не будут осыпаться. На концах ветвей не должно быть острых краёв, оголённой проволоки, зазубрин.
Янгын куркынычсызлыгы
Сыйфатлы һәм куркынычсыз чыршы янмаучан материаллардан әзерләнергә яисә махсус составлар белән эшкәртелергә тиеш. Чыршы савытында янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат булырга тиеш. Электр гирляндалары - чыршыны бизәүнең элементы, һәм әгәр Яңа ел агачы эшләнгән материал тиз янып китә икән, аның нәтиҗәләре бик кызганыч булырга мөмкин.
Экологик куркынычсызлык
Экологик иминлек ясалма чыршыларны дөрес сайлау шартларының берсе. Чыршы химик ис таратырга тиеш түгел һәм аның составында кеше сәламәтлеге өчен куркыныч матдәләр булырга тиеш түгел. Моңа инану өчен сатучыдан сезгә сыйфат сертификатын күрсәтүен сорагыз.
Кибеттә чыршы сайлаганда, беркетелгән мәгълүматка игътибар итегез: әзерләү датасы, аны куллану кагыйдәләре һәм шартлары, чыршы эшләнгән материалга дәгъвалар кабул итүче җитештерүче һәм предприятие мәгълүматлары күрсәтелгән булырга тиеш. Бөтен мәгълүмат рус телендә этикеткага язылырга тиеш.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!