Буа районы терлекчеләренең 2021 елда эш йомгаклары буенча киңәшмәсе Яңа Тинчәле сөт-товар фермасында башланды. Биредә терлекләрнең гомуми баш саны 1200 гә җитә, шуның 350 башы сыерлар.
Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре чакырылган иде. Район башлыгы Ранис Камартдинов ферманың эше белән танышты, белгечләр белән берлектә терлекләр асрала торган биналарда булды.
Киңәшмә Яңа Тинчәле мәдәният йортында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов җитәкчеләрне һәм белгечләрне агымдагы елның көтелгән күрсәткечләре һәм 2022 елга план күрсәткечләре белән таныштырды. Шул ук вакытта цифрлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
“Бу бик кирәк, моннан башка хәзерге шартларда эш алып бару икътисади яктан отышлы түгел. Әлеге системага күчкән хуҗалыклар күрсәткечләрнең сизелерлек артуын билгеләп үтә", - диде үз чыгышында Ранис Харис улы.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта квалификацияле белгечләр җитми. «Һәм бу барлык өлкәләрдә дә. Шуңа күрә шартлар тудырырга кирәк. Аерым алганда, белгечләрне торак белән тәэмин итү. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, - дип асызыклады Ранис Рафис улы.
Киңәшмә агымдагы елда югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалык хуҗалык җитәкчеләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.