Яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Район Башкарма комитеты залында яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекнең өстәмә чараларын тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Район башлыгы Ранис Камартдинов искәрткәнчә, Яңа ел һәм Раштуа - күптән көтелгән бәйрәмнәр.

"Ләкин шуны да онытырга ярамый, нәкъ менә бәйрәм көннәрендә игътибар һәм саклыкны югалтмаска. Шуңа күрә бәйрәм көннәредә башкарылырга  тиешле йөкләмәләр бар”, - диде Ранис Рафисович.

Буа муниципаль районының куркыныч җитештерү объектлары, тормыш белән тәэмин итү объектлары, транспорт һәм элемтә оешмалары җитәкчеләренә тапшырылган түбәндәгеләрне үтәргә:

- 2021 елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр үз объектларында җаваплы затларның тәүлек буе кизү торуын оештырырга.

- Бәйрәм көннәрендә территорияләрне саклауны көчәйтергә, җаваплы вазыйфаи затларның тәүлек буе кизү торуын оештырырга (график буенча);

- Видеокүзәтү системаларының һәм техник куркынычсызлык чараларының, үткәрү режимының эшкә сәләтлелеген тикшерергә

- Гадәттән тыш хәлләр  барлыкка килгәндә гамәлләр турында ведомстводан тыш сак инструктажы үткәрергә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районындагы бүлегенә Росгвардия һәм Буа муниципаль районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге белән берлектә:

- хезмәткәрләр кизү торуны кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарда («Үзәк», «Яшьләр» паркы, Шикәр заводы паркы) оештырырга, шулай ук концертларда Форпост вәкилләре кизү торачак.

- Шәһәр территориясендә һәм авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналарының кизү торуын контрольгә алырга

Янгын күзәтчелеге бүлегенә:

- ТР да янгынга каршы махсус режим урнаштыруны исәпкә алып, кешеләр күпләп җыелган урыннарда янгын куркынычсызлыгын күзәтү һәм бәйрәм чаралары уздыруны тәэмин итәргә.

Ахырда Ранис Рафисович хезмәттәшләренә нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International