Яңа ел алды көннәре - шатлыклы кичерешләр һәм мәшәкатьләр чоры.

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

        Яңа ел алды көннәре - шатлыклы кичерешләр һәм мәшәкатьләр чоры. Һәркемгә үзенең танышларына һәм якыннарына яңа ел күчтәнәчләре тапшырасы килә, һәм алар оригиналь да, арзан да булсын. Нәкъ менә шуңа күрә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләсе белән эшләү буенча белгечләр Буа районында ата-аналар һәм балалар белән “Кыш остасы” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты: балалар һәм ата-аналар арасында игелек, хөрмәт, гаилә иҗатын үстерү.

Бәйрәм алдыннан иң популяр әйберләрнең берсе - чыршы. Чара барышында балалар әти-әниләре белән чыршы күркәләреннән чыршы әзерләделәр: күркәләрне гуаш белән бядылар һәм муенсалар белән бизәделәр.

Кыш Бабай остаханәсендә әти-әниләр һәм балалар күңелле итеп вакытны үткәрделәр һәм якыннарына бүләк өчен үзенчәлекле сувенирлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International