Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлавы!

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле буалылар, Татарстан Республикасы халкы! Яңа 2022 ел һәм Раштуа белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Төрле вакыйгаларга, авыл һәм шәһәр халкының фидакарь хезмәте белән ирешелгән уңышларга бай булган 2021 ел да узып бара. 
Быелгы ел авыл хуҗалыгы өчен  катлаулы булды, без игенчелек өчен уңай булмаган һава шартлары белән очраштык. Озакка сузылган корылык аркасында республикада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Шуңа да карамастан, безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре  тагын бер тапкыр үзләренең һөнәри осталыкларын исбатлады һәм тармакның өзлексез эшен тәэмин итте. Тулаем җыелган ашлык күләме 98 мең тонна, уртача уңдырышлылык - гектардан 17,0 цн; шикәр чөгендеренең тулаем җыемы - 239.5 мең тонна. Буа районы - Татарстан Республикасы буенча алдынгылар рәтендә. Яңа елда да югары эш темпларын дәвам  итәргә тырышачакбыз.
2021 ел район һәм шәһәр өчен үсеш елы булды: мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә күп эшләр эшләнде, спорт мәйданчыклары төзелде һәм төзекләндерелде, үзәк район хастаханәсен төзекләндерү дәвам итте, анда бүген магнит-резонанс томография кабинеты җиһазландырылды. Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалды, 10 ишегалды территориясе төзекләндерелде, урам-юл челтәрләре яңартылды һәм башка бик күп эшләр.
Сәнәгать һәм агросәнәгать секторы предприятиеләре тотрыклы эшләде.
       Район, аның кешеләре һәм хезмәт коллективлары тулы канлы, динамик тормыш белән яши, аның уңышлары һәм казанышлары - бу, һичшиксез, төрле һөнәр ияләренең казанышы. Узган ел икътисадны, агросәнәгать комплексын һәм социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән курсның дәвамы булды. Җитештерү потенциалын ныгыту, районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү, барлык тармакларда җитештерүнең эзлекле үсеше тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм социаль проектларны уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итте. Һәм бу халыкның киеренке көндәлек хезмәте, сезнең инициатива һәм булдыклылыгыгыз нәтиҗәсе.
Бусагада яңа - 2022 ел. Узып баручы елда башланган уңай якларның барысы да киләсе елда да чагылыш табар, ә безнең Буа районының социаль-икътисадый үсеше республикабыз һәм илебез киләчәгенә ышанычлы нигез салыр дип ышанам.
Яңа ел барыбызга да яңа планнар һәм өметләр алып килсен, һәр йортка бәхет һәм яхшылыкка ышаныч белән керсен, безне яңа казанышларга рухландырсын, хезмәт эшчәнлеге елы булсын! Чын күңелемнән сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар, нык сәламәтлек, оптимизм һәм яхшы тормыш, муллыкка ышаныч телим.
Яңа ел белән, яңа бәхет белән, кадерле якташлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International