Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Төхфәтуллин Рәүф Ибраһим улы зур юбилеен каршы алды. Аңа 102 яшь тулды.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов котлады.
Рәүф Төхвәтуллин 1920 елның 5 гыйнварында Буа районының Түбән Наратбаш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1939 елда хәрби училищега укырга керә. Сугыш турындагы яңалыкны ул укыган урыны - Бобруйскида ала.
Курсантлар хәрби атучылар булдылар. Июль урталарында курсантларны оборона линиясеннән алалар һәм Сталинград янындагы хәрби лагерьга җибәрәләр. Илгә танкистлар кирәк була.
Сталинград янындагы каты сугышларда немец илбасарлары Рәүф Ибраһим улын авыр яралаган. Госпитальдә ятканнан һәм терелгәннән соң Төхвәтуллинны яшь солдатларны әзерләү өчен уку-танк батальонына билгелиләр. Офицер берничә тапкыр фронтта сугышырга рөхсәт сораса да, аны җибәрмиләр, булачак танкистларны әзерләү илгә җитди һәм кирәкле эш, дип аңлаталар. Бүген ветеран ул еллар вакыйгаларын искә төшерде. Бөек Ватан сугышы ветераны Төхфәтуллин Рәүф Ибраһим улы киләчәктә дә сугыш хатирәләрен саклаучы булып яшәсен.