Бүген Буа бала тудыру йортында 2022 нче елда туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә чыгару булды.
Бәхетле ата-аналар өчен ул гаилә тарихына мәңгегә кереп калачак онытылмаслык көн. Илдар һәм Сәвия Хәсәновларның көтеп алынган кызы Сабина 1 гыйнварда 9 сәгать 15 минутта дөньяга килде. Ул гаиләдә икенче бала.
Район җитәкчелеге исеменнән, бәхетле ата-аналарны котлап, Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев гаиләгә бүләк һәм чәчәкләр тапшырды, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлия Козырева ата-аналарга бала туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы тапшырды. Кызлары туу белән Хәсәновлар гаиләсен шулай ук Буа үзәк район хастаханәсенең баш акушер-гинекологы Миләүшә Җәләлетдинова һәм якын туганнары котлады.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезнең балагыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, тормышыгызны яңа хисләр, күңелле вакыйгалар һәм зур шатлыклар белән тулыландырсын, сезнең ышанычлы таянычыгыз һәм горурлыгыгыз булсын. Сезнең гаиләгезгә тынычлык, иминлек һәм бәхет телибез.