Исәк авылында икенче ел рәттән халык өчен зурлап яңа ел бәйрәме үткәрелә

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа районының Исәк  авылында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел бәйрәме узды. Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов авыл халкын Яңа ел белән котладылар.

Бәйрәм кунаклары арасында отышсыз лотерея үткәрелде, аның төп призы - кәрәзле телефон.

Әлеге чара 2020 елда ачылган мәйданчыкта узды, ул хәзер авылдашларның чын очрашу урынына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International