Район башлыгы Ранис Камартдиновның Раштуа бәйрәме белән котлавы

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле буалылар! 
Чын күңелемнән сезне православие динен тотучыларның якты һәм шатлыклы бәйрәме – Раштуа белән котлыйм!
Бу якты бәйрәм миллионлаган дин тотучыларга шатлык һәм өмет бүләк итә, аларны рухи чыганакларга һәм  традицияләргә алып кайта. Ныклык, югары рухи-әхлакый идеаллар безгә алга таба да хөрмәт, мәхәббәт һәм бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә, игелекле гамәлләр кылырга, якыннарыбыз турында кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Раштуа көннәрен туганнарга һәм якыннарга багышлау кабул ителгән. Әмма,  күпләр бу бәйрәмне эш урыннарында каршы ала. Раштуа төнендә күпләр кизү тора, күпләр безнең иминлек һәм сәламәтлек сагында. Медицина хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм хезмәтләре хезмәткәрләре,  хәрби хезмәткәрләр катлаулы бурычларын үтиләр.

Барчагызны да Раштуа белән котлап, бу якты бәйрәм күңелләрегездә өмет һәм иртәгесе көнгә ышаныч тудырсын дигән теләктә калам. Ихлас күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, игелекле гамәлләр кылу өчен көч телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International