Чаңгыда йөргәндә нинди аяк киеме һәм кием сайларга кирәк

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Чаңгычы киеме Чаңгы аяк киеме җитәрлек дәрәҗәдә иркен һәм җиңел булырга тиеш. Аякларны җылыда тоту бик мөһим. Көчле суык (-15°С һәм түбәнрәк) булганда ботинкалардагы аяклар кысылырга тиеш түгел: бу нормаль кан әйләнешен боза һәм өшү мөмкинлеген арттыра. Чаңгы узышлары өчен нык эластик табанлы, сандаль рант һәм йомшак өсле ярымботинкалар һәм ботинкалар ясыйлар. Мондый ботинкаларны  чаңгыга беркетү өчен кулланалар.  Чаңгыда йөри башлаучыларга ботинкалар  кулланырга киңәш ителә, ә ярышларда катнашучыларга – ярымботинкалар яхшы.

Чаңгы шуу белән шөгыльләнү өчен чаңгычы киеме түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: салкыннан һәм җилдән саклану, җиңел, уңайлы булу, дәресләр вакытында чаңгычы хәрәкәтен уңайсыз хәлгә куймау, дым сеңдерү, эстетик һәм артык иркен булу. Кием сайлау һаваның температурасына һәм дымлылыгына, укыту-тренировка дәресләре бурычларына, шөгыльләнүчеләрнең әзерлегенә бәйле.

Чаңгы өчен синтетик  җылы курткалар бөтенләй ярамый. Интенсив хәрәкәттә чаңгычы аларда артык җылы булып, салкын тиюгә мөмкин. Теләсә кайсы һава торышында, бигрәк тә җилле вакытта, баш йон бүреге белән капланырга  тиеш,кирәк булган очракта, маңгай һәм колакларын яба торган баш киеме дә яхшы. Шарфны озын муенсалы  свитер белән алыштыру яхшырак. Кулларга перчаткалар кияргә.

Бик салкын һава торышында (температура -20°С дан түбәнрәк) яки көчле җил булганда, фланельле бияләй яки күн җиңелчә (перчаткалар начаррак җылытыла) перчаткалар  куллану максатка ярашлы. Аякларны  җылыда саклау бик мөһим. Көчле салкын булганда (-15 С С һәм түбәнрәк) кием-салым салкыннан шактый җылы, яхшы саклый торган булырга тиеш.

Артык җылы киенергә кирәкми - бу хәрәкәтне кыенлаштыра, артык җылынуга китерә. Туңарга  да ярамый. Шәһәр читенә чыкканда җылы җиңел куртка, коры оекбашлар һәм бияләйләр алу яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International