Роспотребнадзор искәртеп узганча, COVID-19-бик куркыныч инфекция, ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: авыруларның алга таба артуын туктатырга һәм эпидемиягә каршы вакцинация гына булышачак диләр. Ул кыска вакыт эчендә үткәрелә һәм вирусны кешедән тапшыру юллары өзелә. Яңа коронавирустан прививкалар ясап, сез үзегезне яклап кына каклмыйча, якыннарыгызга, гаиләгә һәм коллегаларыгызга карата җаваплылык күрсәтәсез, инфекция таралмасын өчен борчыласыз. Прививкадан соң үз сәламәтлегегезгә игътибар белән карагыз: 1. Вакцинациядән соң кайбер кешеләрнең гриппка охшаш синдромы барлыкка килергә мөмкин — температура күтәрелә һ.б. һәркемдә дә мондый реакция булмаска да мөмкин, ләкин ул нормаль хәл. Симптоматик терапия буларак, эсселекне киметә торган һәм ялкынсынуга каршы чаралар кабул итәргә мөмкин. 2. Вакцинациядән соң беренче өч көн эчендә сауна, душ керү, интенсив физик йөкләмәләр тәкъдим ителми.. 3. Вакцинациядән соң беренче өч көндә алкоголь куллануны чикләргә киңәш ителә. 4. Вакцинаны кертүгә тулы кыйммәтле иммун җавап 35-42 көндә формалашачак, шуңа күрә вакцинациядән соң бу вакыт эчендә коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. 5. Иммунитет барлыкка килгәндә битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен җентекләп үтәргә кирәк. 6. Вакцинациядән соң яки ике прививка арасындагы аралыкта йөклелек килеп чыкса, борчылмагыз. Вакцинация бернинди өстәмә хәвеф-хәтәрләр тудырмый һәм зыян күргән хатын-кызларның һәм аларның киләчәк буынының сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. 7. Әгәр сез инде вакцина кадатсагыз, үз тәҗрибәгез белән дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән бүлешегез. Бәлки, нәкъ менә сезнең үрнәк мөһим булып прививка ясатмаган кешеләргә ышаныч бирер.