Прокурор хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмне - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Быел РФ прокуратурасына 300 ел тула. Хезмәткәрләрне юбилей белән Буа районы Башлыгы Ранис Камартдинов котлады.
Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бу ел безнең өчен иң әһәмиятлесе - Россия прокуратурасы үзенең 300 еллык юбилеен бәйрәм итә. Инде өч гасыр прокурорлар үз алларына куелган бурычны җаваплы башкаралар.
Сезгә гамәлдәге законнарның үтәлешен күзәтүне тәэмин итү, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү, гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча җаваплы миссия йөкләнгән. Куелган бурычларны уңышлы үтәргә сезгә компетентлык һәм профессиональлек, тугрылык ярдәм итә.
Буа районы прокуратурасы органнарында югары квалификацияле белгечләр, үз эшенең чын профессионаллары хезмәт итә, алар өчен бурыч, намус һәм гаделлек – гади сүзләр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе дә. Күпьеллык хезмәтләре белән хокук саклау органнары үсешенә лаеклы өлеш керткән хөрмәтле ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре.
Сезне бу истәлекле дата, Россия прокуратурасының 300 еллыгы, Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезгә беренче чиратта гаиләләрегездә сәламәтлек һәм иминлек, җиңел булмаган, әмма бик мөһим хезмәт өчен көч һәм энергия телим. Бәйрәм белән!