Конкурс илебез IT-компанияләре арасында, дәүләт һәм муниципаль идарәдә кулланылырга мөмкин булган цифрлы икътисади эшчәнлек өлкәсендә инновацион чишелешләрне популярлаштыру максаты белән үткәрелә. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның ярдәме күрсәтелде.
«ПРОФ-IT. Инновация» – Электрон дәүләтнең эксперт үзәге, ул инде тугыз ел дәвамында ел саен үткәрелә торган «ПРОФ-IT» Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумын һәм хакимият органнары катнаша торган IT-проектлар конкурсын үткәрә. Конкурста микропредприятиеләр, кече, урта, эре бизнес предприятиеләре, стартаплар һәм коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.
Гаризалар http://digit.d-russia.ru сайтында 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 22 февраленә кадәр бирелә. Оештыру комитетының мәгълүмат үзәге: digit@d-russia.ru - Telegram – @profit_forum.
Конкурсның икенче этабында проектларга бәя биреләчәк. Конкурс платформасында җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү процессында онлайн-презентацияләр, Эксперт советы әгъзаларының катнашучылар белән турыдан-туры онлайн-әңгәмәләре оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү «ПРОФ-IT»X Бөтенроссия форумында узачак.
Югарыда бәян ителгәннәр белән бәйле рәвештә, конкурста катнашу мөмкинлеген карауны, әлеге чарага мәгълүмати ярдәм күрсәтүегезне һәм 20.02.2002 елга кадәр башкарылган эшләр турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.