Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры-Haier компаниясе.
Шуны да исбатлагыз: нәкъ менә Сезнең район Татарстан территориясендә бөтен дөнья инвесторлары өчен иң кулай район!
Конкурста катнашу өчен Агентлык адресына (airrt.press@tatar.ru электрон почтага) муниципаль берәмлегегез (районы, шәһәре) турында презентация материалын җибәрергә кирәк, ул Сезнең районның инвестор өчен уникаль конкурент өстенлекләре турында сөйләргә тиеш.
Видеороликлар җыю 15 гыйнварга 23:59:59 кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр Агентлыкның йомгаклау коллегиясендә 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Сайлау Агентлыкның җитәкче составы һәм видеопродакшен һәм маркетинг өлкәсеннән чакырылган экспертлар составында эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак.
Ә төп приз-Haier компаниясенең көнкүреш техникасы.
Без сезнең гаризаларны көтәбез!
Агентлык барлык катнашучыларга уңышлар һәм тагын да креатив идеяләр тели!