Буа районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт Думасы депутаты Буа муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде.

Депутатның районда эшләве «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүдән башланды. Максим Топилинга сораулар белән ике кеше мөрәҗәгать итте. Буа муниципаль районының Адав-Толымбай авыл җирлеге Советы депутаты Фәрит Садриев Буа район мәдәният йортын реконструкцияләүне программага кертергә,ә Әлфия Бурнашева  1 нче төркем инвалид булган оныгы өчен инвалид креслосын алуда ярдәм итүләрен сорады.

         «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе секретаре, район Башлыгы Ранис Камартдинов һәм «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатуында Максим Анатольевич «Авангард» ҖЧҖнең «Карлинский» сәүдә йортында булды, анда ул терлек чалу пункты һәм ит комбинаты эше белән танышты. Депутат оешма хезмәткәрләре белән аралашты, предприятиенең җиһазланышына һәм эшләнмәләренә бәя бирде.

        Аннары Максим Анатольевич Буа машина төзелеше заводында булды.  Заводның төп максаты-ит  кисү җайланмасы ( мясорубка) һәм авыл хуҗалыгы техникасы запас частьләре  халык кулланышы товарлары җитештерү. Бүгенге көндә завод йөзгә якын төр продукция җитештерә, аны республикадан читкә дә саталар.

Максим Топилин эш сәфәрен 120 кеше яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булып төгәлләде.

     Максим Анатольевич учреждение бинасы буйлап узды, инфраструктура, киләсе елга планнар һәм казанышлар белән танышты, шулай ук социаль хезмәт алучыларның озак вакытлы карау һәм тернәкләндерү яллары системасы кысаларында көндезге эш белән тәэмин итүне оештыру белән танышты, социаль хезмәт алучылар белән аралашты, аларның яшәү шартларын карады. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты өлкәннәрне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады һәм Буа интернат-йортына көнкүреш химиясе запасы тапшырды.

«Рәхмәт, игътибарсыз калдырмавыгыз һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен. Сезнең ярдәмегез белән бездә яшәүчеләр уңайлы, сәламәт, тулы канлы тормыш өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән», - дип билгеләде интернат-йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International