Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 нче елның беренче парын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшь парлар Айдар һәм Гүзәл Фатыйховларны район җитәкчелеге исеменнән Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков котлады, аларга бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Яшьләрне шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча идарәсенең шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәлахов тәбрикләде. Фатыйховлар гаиләсенә озын һәм бәхетле гаилә тормышы телибез! Сезнең уртак тормышыгыз үрнәк булсын, никахта һәрчак бер-береңә мәхәббәт һәм наз булсын.