Комиссия 100 елдан артык балачакны хокукый яклау механизмының нәтиҗәле институтларыннан берсе булып тора, аларга балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләү, балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу буенча бурычлар йөкләнгән, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.
Комиссияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә эш практикасына Эчке эшләр, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һәм халыкны социаль яклау органнарының уртак гамәлләренең иң нәтиҗәле алгоритмнары кертелә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, принципиальлегегез балалар белән булган катлаулы ситуацияләрне хәл итүне тәэмин итә.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, балаларны яклау һәм аларга ярдәм итү буенча игелекле эшегездә уңышлар телибез.