Балаларга куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатыгыз!

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Балалар бик ышанучан, алар өлкәннәрдән начарлык көтмиләр, чөнки алар өчен олылар - авторитет! Еш кына балалар үзләрен куркыныч хәлләрдә ничек тотарга белмиләр.

Җинаятьче теләсә кайсы балага "кирәкле ачкычны" сайларга мөмкин: җиңел генә аның ышанычын яуларга, иң гади ысулларны кулланып, аны алдарга мөмкин. Шуңа күрә балаларның өйдә, урамда һәм ишегалдында куркынычсызлыкның минималь күнекмәләренә ия булуы мөһим.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап, бала катлаулы хәлдә иң дөрес карар кабул итә һәм җинаятьче белән очрашудан кача алачак.

Бала дүрт кагыйдәне истә тотарга тиеш.

Таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска

Таныш  булмаган кешеләр белән  бергә лифтка кермәскә

Таныш булмаган кешеләрнең машинасына утырмаска

Караңгы вакытта ялгыз гына урамда йөрмәскә

Әгәр дә ят кеше тиешле урамны күрсәтергә сораса яки кирәкмәгән әңгәмә башласа?

Барыбер  - юк дип әйт!

Урамны ничек табарга икәнне аңлатсаң да, озатып куй дисәләр, бернинди үгетләргә бирешмәскә икәнен аңлат.

Нәрсәләрне белергә кирәк:

-  Синнән урамны ничек табарга дип сорасалар, аңлат, ләкин озатып куярга ризалашма.

Әгәр таныш булмаган кеше синән сумканы илтеп куярга сораса, ризалашма.

- Сиңа кинода төшергә яисә матурлык бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясасалар,ризалашма, әти-әнием белән киләчәкмен дип җавап бир.

- Синең янәшәңдә машина туктаса, аннан  ерак тор, таныш булмаган машинага утырма.

- Если в вызванном лифте уже находится незнакомый человек, не входи в кабину.

-Таныш  булмаган кеше белән лифтка кермә.

- Таныш булмаган кеше белән лифтта булсаң, якын катта чыгарга төймәгә бас.

- Куркынычсызлыкка эләккәч, кичекмәстән полициягә шалтырат, 112 ашыгыч чакыру хезмәтенә шалтырат, нәрсә булганлыгын хәбәр ит, төгәл адресны, һөҗүм итүче киткән юнәлешне ата.

-Караңгы вакытта урамда калырга тырышма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International