Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның крестьян-фермер хуҗалыкларында булды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

 Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов белән берлектә районның крестьян-фермер хуҗалыкларын йөреп чыкты. Аерым алганда, Салих Шәрәфетдиновның ат фермасында булдылар, 70 башка исәпләнгән сыер абзары төзелешенең барышы белән таныштылар. Ферма әзер диярлек, февральдә терлек сатып алу планлаштырыла. Шулай ук Петр Лапшин хуҗалыгында да  булдылар, анда 150 баш сыер асрала. Рамил Әбделмәнов  хуҗалыгында 20 баш сыер сатып алынган, 2020 елда алынган Агростартап программасы фермасын тутыру эше бара. Фәнил Шәйхаттаров хуҗалыгының эше белән дә таныштылар: үгезләр симертү ничек оештырылган, таналар үстерү процессы. Сәфәр барышында белгечләр белән, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, КФХ башлыклары агымдагы 2022 елга мәсьәләләр һәм планнар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International