Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
- Әгәр кичен ялгызың гына урамнан барырга туры килсә, тиз һәм ышаныч белән атла һәм куркуыңны күрсәтмә; ышаныч тудырган хатын-кыз янына яисә өлкән яшьтәге пар янына килеп, алар белән янәшә барырга мөмкин.
- Автобуста, троллейбуста, электричкада машина йөртүчегә яки машинистка якынрак утыр һәм, алдагы тукталышың синеке икәнен алдан ук күрсәтмичә, вагоннан соңгы моментта чык.
- Юлда тавыш бирмә һәм туктап утыртырга теләүче машинага җавап бирмә. Юлны күрсәтү өчен дә машинага утырма.
- Ерак һәм кешеләр аз йөри торган урыннарда булырга тырышма.
- Туганнарыңны һәрчак кая баруың турында туганнарыңа гел әйтеп тор һәм алардан сине кич белән каршы алуларын үтен.
Үз йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Ишекне ачканчы, һичшиксез, ишек күзеннән ( глазоктан) кара. Фатирга яхшы таныш булган кешеләрне генә керт.
Баскыч мәйданчыгында кешеләр бар икән, алар киткәнче көтеп тор.
Әгәр дә сантехник, электрик яки почтальон чакырмыйча килсә, аны керткәнче, йортыгызга хезмәт итүче диспетчерлык диспетчерына шалтырат һәм белешмә ал.
Өйгә кайтканда, син үзеңне эзәрлекләүләрен сизәсең икән, өйгә кермә, ә күп кеше йөри торган урынга чык һәм ярдәм сора.
Ишекне ачкыч белән ачканчы, якында беркем дә юклыгына инан.
|
|
Кая шалтыратырга?
- АШЫГЫЧ ХЕЗМӘТНЕ ЧАКЫРУ – 112
- «БАЛАЛАР ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ»: 8-800-2000-122, аның буенча ашыгыч психологик ярдәм күрсәтәчәкләр һәм кирәкле киңәшләрне бирәчәкләр.
Эти-эниеңнең телефон номерын яттан бел.