Буа районында гражданнарның хисап җыеннары дәвам итә

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Районның авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагы халык җыены Югары Лашчы авыл җирлегендә узды.

Бүген, 2022 елның 18 гыйнварында, Югары Лашчы авыл җирлегенең гражданнар җыелышы булды, анда 2021 елга нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Җыенда район башлыгы Ранис Камартдинов, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Югары Лашчы  авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова үзенең докладында бер ел эчендә күп эшләр эшләнүен билгеләп үтте. Шулай итеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча Югары Лашчы авылында яктылык кертелде, ТР муниципаль берәмлекләре арасында грант акчасына 1.5 миллион сумга 966 метр юлларга вак таш түшәлде. 2021 елда җирлек буенча җирле әһәмияттәге 687 метр юлга ремонт ясалган. Югары Лашчы авыл җирлегендә торак пунктларны төзекләндерү эшләре 2022 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International