Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап йөргәндә район башлыгы Ранис Камартдинов Әлши авылында балалар бакчасы төзелеше мәйданчыгында булды. Беренче төзелеш баганаларын ( свайларны) җиргә батырдылар да инде. Быел биредә 25 урынлык яңа балалар бакчасы төзеләчәк.
Чара кысаларында Карлы елгасының сул кушылдыгын чистарту эшләренең барышы белән дә таныштылар.