Буа районының өлкән яшьтәге кешеләре «Уен терапиясе» уза

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге һәм инвалид аз мобильле гражданнарны «Уен терапиясе» технологиясен кулланып ял итүне оештыру һәм гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

Бүген социаль эш буенча белгеч Надия Хәбибулла кызында булды. Ул үзенең яшьлеген искә төшерергә, домино һәм лото уйнарга теләде. Уеннар дусларча атмосферада үтте һәм бик мавыктыргыч булып чыкты. Социаль хезмәтләр алучы эстетик ләззәт һәм күңел күтәренкелеге алды.

Чараны оештыручы фикеренчә, уен терапиясе - өлкән яшьтәге кешеләр өчен файдалы ял итү.  Уен барышында катнашучыларның глазомер һәм хәрәкәтләрне координацияләү, зирәклеге үсә, борчулары кими, деменцияне профилактикалау һәм социаль адаптация тәэмин ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International