Казан шәһәрендә Бакый Урманче музее төзелеше өчен проект-смета документациясен эшләү буенча киңәшмә узды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Р.Р. Камартдинов, якташлык җәмгыяте президенты И. М. Закиров, ТР Милли музее җитәкчеләре, «Татагропромпроект» генераль проект оешмасы катнашты. Проектның архитектура өлеше ТР һәм РФ атказанган архитекторы Г. А. Бакулин тарафыннан эшләнгән.
Киңәшмә барышында музей концепциясе, фасадны рәсмиләштерү вариантлары, проект-планлаштыру карарлары каралды.