Белгечләр социаль хезмәтләр алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

“Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Буа муниципаль районындагы “Күңелләр яшь булганда, елларны санамыйбыз !” проектын тормышка ашыру кысаларында бүлекчәсе белгече өйдә социаль хезмәтләр алучы белән индивидуаль дәресләр үткәрде. Дәреснең максаты - өлкән яшьтәге кешенең тормыш сыйфатын яхшырту, аның психик һәм физик сәламәтлеген торгызу һәм саклау.

Белгеч йорт шартларында махсус физиотерапевтик процедураларны куллану өчен эшләнгән «Алмаг» дәвалау аппаратын кулланып, физик тернәкләндерү буенча масстер-класс үткәрде.  Магнит физиотерапиясен кулланыр алдыннан хезмәткәр беренче чиратта социаль хезмәтләр алучыны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. «Алмаг» эш программасы турында сөйләде, ул төрле авыруларны дәвалауга юнәлдерелгән. Болар - артритлар һәм артрозлар, остеохондрозлар, невралгия һәм күп кенә башка авырулар.   Шулай ук каршылыклар турында да телгә алды.

Өлкән кеше бик күп файдалы мәгълүмат алды һәм "Алмаг" приборын кулланганнан соң бик канәгать булып калды. Белгеч фикеренчә, мондый дәресләр өлкәннәргә тормыш белән кызыксынуны торгызырга, сәламәтлек дәрәҗәсен һәм гомуми халәтне яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук кәефне күтәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International