Буа районы чит ил инвесторларын җәлеп итә

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Буа районында Кытай вәкилләре булып китте.

Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең инстаграмдагы битендә @ ranis.kamartdinov хәбәр иткәнчә эш киңәшмәсе кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә сөтне тирәнтен эшкәртү заводы төзү" проектын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Яңа инвесторлар коры сөт җитештерергә планлаштыралар, продукцияне тулысынча Кытайда сатачаклар. Хәзер алар проектны гамәлгә ашыру өчен яраклы территорияләрне эзли. Аларны кайсы район аеруча җәлеп итәр- әлегә билгеле түгел.

Яңа җитештерүнең куәте тәүлеккә 500 тоннага кадәр сөт эшкәртү булыр дип көтелә. Завод Идел буе федераль округында "Идел - Янцзы" форматында хөкүмәтара хезмәттәшлек кысаларында агропарк төзү проектының бер өлеше булачак. Аның инвесторы булып "Сычуань рэйлвэй авыл хуҗалыгын заманча үстерү инвестменты" Кытай компаниясе тора.

Шулай ук киләчәктә Кытай инвесторы терлекчелек комплексы, логистика үзәге һәм ит эшкәртү заводы төзелешенә акча кертергә уйлый, дип хәбәр ителә.

Ни өчен инвесторларны җәлеп итәләр? Бу өстәмә җитештерүләр, конкурентлы хезмәт хаклары булган эш урыннары, терлекчелек өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм, бюджетка түләүләр һәм башкалар. Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары чит ил инвесторлары белән уртак эшнең яхшы үрнәге булып тора.

Потенциаль инвесторлар район тәкъдиме белән таныштылар һәм үз проектларын тәкъдир иттеләр. Шул ук вакытта җитештерү өчен аларга сөтнең зур күләмнәре кирәк, алар аны конкурент бәяләрдән сатып алырга әзер. Димәк, авыл территорияләрендә яшәүчеләргә, фермерларга савым сыерлары тоту шактый отышлы булачак. Киләчәктә терлекләрнең баш саны,  авылда тормыш дәрәҗәсе артырга тиеш.

Очрашу нәтиҗәләре апрель ахырында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International