Глобаль пандемия инфекция таралуны булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә.
Килеп туган вәзгыятьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон элемтәгә күчәргә чакыра.
Теләсә нинди хезмәтне онлайн алырга мөмкин, 68 интерактив сервис nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда урнаштырылган.
Барлык категория түләүчеләр өчен "Шәхси кабинетлар" гамәлгә ашырылган, алар инде бишәү, шул исәптән үзмәшгульләр һәм чит ил компанияләре өчен дә. Бу күпфункцияле сервислар салым органнары белән салым түләүчеләрнең төп дистанцион аралашу чарасы булып тора.
Интерактив режимда гражданнар салымнарны түли, мөрәҗәгать нәтиҗәсен яисә салым органнарына шикаятьне белә яисә теләсә нинди мөрәҗәгатьне җибәрә ала.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында онлайн теркәлү мөмкинлеге бар.
Сайтта салымнарны мөстәкыйль исәпләү өчен җиде салым калькуляторы гамәлгә ашырылган, шул исәптән "Салым салуның туры килә торган режимын сайлау" һәм "Салым йөкләнешен исәпләү буенча калькулятор".
Салым декларацияләренең һәм бухгалтерлык хисаплылыгының барлык төрләрен тәкъдим итү өчен, НДС формасы буенча декларациядән тыш, "Электрон формада салым һәм бухгалтерлык хисабын тәкъдим итү" сервисы гамәлгә ашырылган. Салым түләүченең квалификацияле электрон имзаның ачкычы сертификаты булганда, әлеге сервистан файдаланырга мөмкин, ул хәзерге вакытта салым органнары тарафыннан түләүсез нигездә бирелә.
Моннан тыш, отчетны электрон рәвештә электрон документ әйләнеше операторлары аша, ә 3-НДФЛ декларациясен - "Физик затлар өчен шәхси кабинет" сервисы аша тәкъдим итәргә мөмкин.
Идарә "Физик затлар өчен шәхси кабинет"ка керү" Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (ЕСИА дәүләт хезмәтләре аша керү) исәпкә алу язмасы ярдәмендә мөмкин булуын искәртә.
Россия Федераль салым хезмәте Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 телефоны аша салым органнарыннан теләсә нинди консультация алырга мөмкин, кирәк булганда теләсә нинди салым органы белән элемтәгә дә кереп була.